"Без-Тукай оныклары"

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, Карамалы авыл китапханәсендә "Без-Тукай оныклары" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне шагыйрьнең кыскача тормыш юлы белән таныштырудан башлады китапханәче. Китап укучылар шагыйрьнең матур шигырьләре белән дә таныштылар. Бу кичәгә "Тукай иленә сәяхәт"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, презентация материаллары ,шигырьләре тупланган иде.