"Ялкынлы яшьлек "

Карамалы авыл китапханәсендә "Ялкынлы яшьлек " дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Бала чакта барыбыз да ай саен көтеп алган һәм яратып укыган "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр журналы быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан, яшь китап сөючеләребез китапханәбездә "Ялкын" журналы битләре буйлап кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Яшүсмерләр журналы хәзер нинди, "Ялкын"ны кемнәр иҗат итә һәм андагы бәхәс уяткан темалар турында сорауларга җавап таптылар. Чара азагында яшь китап сөючеләр үз фикерләрен җиткерделәр.