"Һөнәрләр иленә сәяхәт"

Карамалы авыл китапханәсендә урта яшьтәге китап укучылар белән берлектә "Һөнәрләр иленә сәяхәт" дигән әңгәмә үткәрелде.Чара барышында балалар үзләрен кызыксындырган һөнәрләр турында сорадылар.Хәзерге заманга яраклы һөнәрләр турында сөйләштек. Авылыбыз фельдшере да үзенең һөнәренең кирәкле, һәрвакыт актуаль һөнәр булуын сөйләде. Нечкәлекләре белән таныштырды. Әңгәмәбез кызыклы һәм җанлы үтте.