"Туган тел,син безнең дус"

21 нче февраль,һәр милләт,һәр халык өчен бәйрәм көн-Халыкара туган тел көне.Шул уңайдан Карамалы авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә "Туган тел,син безнең дус" исемле чара уздырды.Чараны китап укучыларны "Туган тел"көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырудан башладык.Табышмаклар, мәкальләр, кроссворд чишү белән дәвам иттек.Чарабыз мавыктыргыч һәм күңелле узды.