Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

Әмирхан Еникинең тууына 115 ел

Март аенда Әмирхан Еникинең тууына 115 ел. Шул уңайдан, Югары Әлморза авыл китапханәсендә аның иҗатына багышланган"Әмирхан Еники- күренекле әдип, прозаик " дип исемләнгән әдәбият сәгате үтте . Әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышып, кыскача әсәрләренә тукталып үттек .Аның иҗаты сугыштан соңгы дәвер татар әдәбиятында үзгә бер урын алып тора. Ул татар әдәбиятына дистәләгән повестьлар («Гөләндәм туташ хатирәсе», «Рәшә», «Йөрәк сере», «Саз чәчәге», «Вөҗдан» һ.б.), күпсанлы хикәяләр («Кем җырлады», «Тынычлану», «Бер генә сәгатькә», «Ялгызлык» һ.б. ) биреп калдырган кеше. Әмирхан Еникинең иҗаты – бер-берсен кабатламый торган күптөрле образлар галереясы ул. Язучының һәр әсәренә әдәби камиллек хас.
Әмирхан Еники – озын гомерле, бәхетле язучы, чөнки аның иҗат чишмәсе халык йөрәгенә тамырланган.