Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

Муса Җәлил

15 февральдә - татар халкының каһарман улы, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. Аның тормышы һәм иҗат батырлыгы - үсеп килүче буын өчен үрнәк. Шагыйрьнең шигырьләре һәм поэмалары бүген дә зур кызыксыну белән яратып укыла. Шул уңайдан, Югары Әлморза авыл китапханәчесе "Алсу" балалар бакчасында мәдәни чара уздырды. Кыскача шагыйрьнең тормыш юлы һәм балалар өчен язылган китаплары белән таныштык, шигырьләрен укыдык.