Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

«Көрәшче, солдат, шагыйрь»

Фатих Кәрим - татар халкының күренекле патриот шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы. Быел Фатих Кәримнең тууына 115 ел. Шушы зур юбилей уңаеннан, Югары Әлморза авыл китапханәсендә - «Көрәшче, солдат, шагыйрь» дип исемләнгән патриотик сәгать узды.
Укучылар Ф. Кәримнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы турында мәгълүмат алдылар. Балалар Ф. Кәримнең кайнар патриотик хисләр белән иҗат ителгән «Ант», «Ватаным өчен», «Кайтыр әткәң», «Кайгы» шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Бөек Ватан сугышы елларында иң көчле, иң үтемле әсәрләр иҗат итеп, зур батырлыклар күрсәткән шагыйрьнең әсәрләре яшь буыннарның күңелендә туган иленә олы мәхәббәт тәрбияли.