Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

"Конституция - илебезнең төп законы"

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Югары Әлморза авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Конституция - илебезнең төп законы" дип исемләнгән гражданлык сәгате үткәрде ,Укучыларга бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында , Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирелде. Укучылар мәктәптә укыганда ук безнең дәүләтебезнең төп нигезләрен белергә, сәясәт, икътисад һәм этика өлкәсендә белемле булырга тиешләр. Киләчәк тормышларында бу аларга, һичшиксез, кирәк булачак.