Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

«Ана — бөек исем»

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үтү инде яхшы традициягә әверелде. Әниләр көне — җылы бәйрәм, йөрәк җылысы бәйрәме. Бу искиткеч датага, Югары Әлморза китапханәсендә «Ана — бөек исем» дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Китапханә хезмәткәрләре чарага килүчеләрне иң матур һәм җылы бәйрәм – Әниләр көне белән котлады. Чара барышында алар хөрмәтенә танылган шагыйрьләрнең аналарга багышланган шигырь һәм җырлары яңгырады. Чарада шулай ук бәйгеләр, викториналар, уеннар уздырылды. Бәйрәм чарасы әниләргә багышланган китапларга күзәтү ясау белән тәмамланды.