"Әниләр көтәләр улларын"

"Әниләр көтәләр улларын" Бүген һәммәбезнең күңелендә борчылу, хафалану катыш өмет чаткысы дөрли – ил җитәкчесе Владимир Путин 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан итте. Ничә көннәр инде шәһәр һәм авылларыбыздан йөзләрчә ир-егетләребез, “повестка” алганнан соң, мобилизациягә чакырылдылар. Алар арасында безнең Чиябаш авылы егетебез дә китте .Сафиуллин Рәсил Рәхимҗан улы. Аның хәлләре турында һәрдаим сораштырып, җылы теләкләребезне җиткереп, дәртләндереп, өметләндереп торырга омтылабыз, чөнки беләбез – улларын мобилизациягә озаткан әти әниләргә җылы сүз, игътибар бүген бигрәк тә кирәк.