"Хуш киләсең Нәүрүз"

21 нче март көнне. Авыл китапханәсе мәдәният йорты,мәктәп белән берлектә "Хуш киләсең Нәүрүз" бәйрәме үткәрдек.Кыш бабай ,Нәүрүзбикә гә ияреп төрле ярышлар үткәрдек,матур теләкләр теләдек.Кышны озатып язны каршы алдык.Карга боткасы,коймак ашап тәмләп чәй эчтек.Килүчеләргә,катнашучыларга бик зур рәхмәт.Язларыбыз тынычлык,исәнлек саулык алып килсен. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы — Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын!