" Шигьри сәяхәт"

15 апрель Татарстанда халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Татар Төгәлбәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Габдулла Тукай иҗаты буенча " Шигьри сәяхәт" уздырды. Мәктәп яшендәге балалар Тукайның шигырьләрен укыдылар, аның әсәрләре белән таныштылар.