"Сәламәтлек - иң зур байлык!"

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Сәламәтлек - ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Әгәр дә без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән - бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Татар Төгәлбәй авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар өчен "Сәламәтлек - иң зур байлык!" исемле чара узды. Дөрес туклану, бал ничек файдалы, нинди төр витаминнар нинди ризыкларда бар, сөт продуктларының файдасы - бу сорауларга җавап бирелде әлеге чарада. Чараның ахырында сәламәт булуның тугыз кагыйдәсе , бу темага багышланган китаплар белән таныштык.