ЯЗУЧЫЛАР

Язучылык - гомер буе өйрәнә торган профессия. Дөнья белән ак кәгазь бите һәм каләм аша сөйләшүче, укучылар алдында күңелләрен ачып салып, хисләрен тыймый аралашучы ихлас кешеләр - ЯЗУЧЫЛАР! 3 март көнне Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан, Татар Төгәлбәе авылы китапханәсендә "Язучы - китап" исемле интеллектуаль викторина узды. Чарада язучылар һәм аларның әсәрләре буенча сораулар бирелде. "Әкиятлар", " Мәкальлар һәм әйтемнәр" бәйгесе оештырылды. Әлки районыннан чыккан язучыларыбызны искә алып, аларның әсәрләре белән тагын бер тапкыр таныштык.