"Ленинград блокадасы"

27 гыйнвар - Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Бу бөек вакыйгага - 80 ел тулды. Шушы уңайдан, Татар Төгәлбәе китапханәсендә укучылар өчен "Ленинград блокадасы" исемле батырлык сәгате узды. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихта халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.