9 декабрь - Ватан геройлары көне

билгеләп үтелә. Бу дата илебездә 2007 елдан бирле үткәрелә. Ватан геройлары көне илебезнең сугышчан һәм хезмәт батырлары тарихын берләштерә, чын мәгънәсендә каһарман ил булган Ватаныбыз белән горурлану тойсыгын уята. Шушы вакыйга уңаеннан, китапханәдә " Безнең батыр райондашларыбыз" исемле хәтер сәгате узды. Әлки җиреннән фронтка китеп, алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Шуларның берсе -Татар Төгәлбәе авылында туган - Шаһвәлиев Галимҗан Нургазиз улы. Ә биш әлкиле - Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исемгә ия. Чарада -  Украинада барган махсус хәрби операциядә,  Әфган һәм Чечня операциясендә катнашкан райондашларыбыз һәм авылдашларыбызны искә алдык. Каһарманнарыбыз белән чын - чынлап горурланабыз!