Исламия Мәхмүтованың тууына 80 яшь тулу уңаеннан

РСФСР ның һәм Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Исламия Мәхмүтованың тууына 80 яшь тулу уңаеннан, Татар Төгәлбәе авылы китапханәсендә "Кыр казлары артыннан..." исемле мәгълүмати күргәзмә эшли. Күргәзмәдә артистның биографиясе, фото сүрәтләре, аның турында язмалар, Тинчурин театры турында мәгълүмат, туган якны өйрәнү әдәбияты урын ала.