“Өзелмәс моң –туган як”

10 апрелдә якташыбыз ,шагыйрә, балаларның яраткан язучысы ,Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, галимә һәм педагог Бикә Рәхимованың тууына 85 ел тулды .Иске Әнҗерә китапханәсендә юбиляр язучыга карата “Өзелмәс моң –туган як” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче тарафыннан якташыбыз иҗатына багышланган башлангыч сыйныф укучыларына “Язучы- балаларга”дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Бикә ханымның балалар өчен язылган китапларыннан шигырьләр , хикәяләр белән таныштык. ”Әткәй миче” хикәясен видеоязмада тыңладык. Авторның “ Чулпанга бәллү “китабындагы мавыктыргыч шигырьләре үзененең оныклары – Чулпан һәм Ильяска атап язылган. Бу шигырьләр китапханәче тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кычкырып укылды.