"Нәүрүз"

Һәр ел саен төрки халыкларда яз бәйрәме - "Нәүрүз", 21 мартта - көн һәм төн тигезләшкән көндә билгеләп үтелә. "Нәүрүз"- фарсы телендә "яңа көн "дигәнне аңлата. Ул кышның тәмамлануын, табигатьтә язның уянуын символлаштыра. Халкыбызның гореф- гадәтләрен, йолаларын яшь буынга җиткерү максатыннан Иске Әнҗерә авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә , "Нәүрүз, котлы булсын!" дип исемләнгән яз бәйрәмен каршылау чарасын үткәрделәр. Бәйрәмдә "Кыш бабай белән Нәүрүзбикә "көч сынаштылар". Бәйрәм жыр - бию, бәйге - уеннар белән бергә үрелеп барды.Соңыннан балалар Нәүрүз коймагы белән сыйландылар, һәр балага тәм - томнар өләшенде.Чара күңелле үтте, һәркем бәйрәмнән канәгать калды.