«Интернет куркынычсызлыгы»

«Интернет куркынычсызлыгы» атналыгы кысаларында Иске Әнҗерә авыл китапханәчесе тарафыннан кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Балаларга - куркынычсыз Интернет” дигән мәгълүмати сәгать үтте. Билгеле булганча интернет зурлар өчен генә түгел балалар өчен дә иң кирәкле ярдәмче. Алар биредән үзләренә кирәкле мәгълүматны таба ала,төрле уеннар уйный ала. Ләкин аның тискәре яклары да җитәрлек.Китапханәче тарафыннан интернетның мөмкинлекләре һәм тискәре яклары турында җентекләп сөйләнде. Шулай ук зыян китерүче программалар, азартлы уеннар турында мәгълүмат тапшырылды, укучылар үз фикерләре белән уртаклашты.Чара ахырында балаларга интернетның зарарын чагылдырган “ Каз һәм Аккош “мультфильмы күрсәтелде.