“Сәхнә осталары - безнең якташлар “

Иске Әнҗерә авыл китапханәсе үзенең китап укучылары игътибарына юбиляр артистларга багышланган “Сәхнә осталары - безнең якташлар “дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Күргәзмә декабрь аенда туган якташ юбиляр артистларга багышланган, ике бүлектән тора: Театрның “Алтын баганасы” - РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык артисты - Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел. ”Нәфис сүз остасы” – Татарстанның атказанган артисты - Әзәл Яһудинның тууына 115 ел. Китап күргәзмәсендә күренекле артистларыбызның тормыш юлы , иҗатына багышланган китаплар, журналлар, истәлекләр турында язмалар урын алган. Якташларыбыз турындагы күргәзмә белән китап укучылар бик теләп таныштылар.