“Язмышларга буйсынмас җаннар ...”

Һәр елны 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу әһәмиятле дата уңаеннан, Иске Әнҗерә китапханәсендә “Язмышларга буйсынмас җаннар ...”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Китап күргәзмәсендә язмыш сынауларына бирешмичә ,тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны яраткан көчле рухлы,максатчан кешеләребез - инвалид шагыйрьләр иҗат иткән китаплар белән танышырга мөмкин.
“Чын йөрәктән “ дигән исем астында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатыннан шундый гаиләгә барып хәлләрен белешеп ,күчтәнәч өләшеп кайттык. Аларга аз гына шатлыклы мизгелләр бүләк итү,киләчәккә өмет,алдагы көннәргә ышаныч уята.Янәшәбездә булган шундый кешеләргә һәрчак игътибарлы булыйк,күңел авазларын ишетергә тырышыйк!