Бөтендөнья шигърият көне

Ел саен 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья шигърият көненең максаты — шигырьләр аша тел төрлелеген саклау һәм юкка чыгу куркынычы астында булган телләргә ишетелергә мөмкинлек бирү. Шул уңайдан, Иске Чаллы авыл китапханәчесе "Чулпан"балалар бакчасы нәниләре белән, танылган шагыйрьләребезнең шигырьләрен кычкырып уку чарасын үткәрде.