"Бүлмә гөлләренә сәяхәт "

Иске Чаллы авыл китапханәчесе балалар бакчасы хезмәткәрләрен "Бүлмә гөлләренә сәяхәт " исемле тема буенча телдән журналлар белән таныштырды. Кайсыбыз гына гөлләр яратмыйдыр, һәр өйнең тәрәз төпләре аллы -гөлле чәчәкләр белән тулган."Гаилә учагы" ,"Меңдә бер кинәш", "Сөембикә" кебек журналларыбыз битләрендә аларны ничек тәрбияләргә, ничек утыртырга, ашларга, нинди урыннарга утыртырга булганы турында укып таныштырып үтте китапханәче китап укучыларын.