"Урман аланында Виталий Бианки белән"

Табигатькә мөкибән булган язучыларыбызның берсе булып торган Виталий Бианкиның туган көненә карата Иске Чаллы авыл китапханәсе "Чулпан" балалар бакчасында "Урман аланында Виталий Бианки белән" исемле экологик сәгать үткәрде. Китапханәче нәни китап укучыларны аның китапларынан торган күргәзмә белән таныштырды, тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. "Балык өе" китабынан өзек укылды.