"Бажов әкиятләре буенча сәяхәт"

Рус язучысы И.И.Бажовка 145 яшь тулу уңаеннан, Иске Чаллы авыл китапханәсендә укучылар өчен "Бажов әкиятләре буенча сәяхәт" исемле әдәби чара үткәрелде. Китапханәче укучыларны аның тормыш юлы белән таныштырды. Балалар өчен язылган әкиятләренә тукталыш ясалды. Балалар үзләре укыган әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләп үттеләр. "Серебряное копытца" әсәре буенча төшерелгән мультфильм карадылар.