Аппаковская сельская библиотека - филиал № 2

Тукай

Аппак авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган "Тукай иленә сәяхәт" дигән әдәби кичә узды. Китап укучылар игътибарына китапханәче тарафыннан "Тукай иленә сәяхәт" исемле китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. Анда язучы иҗат иткән басмалар, язучының тормыш юлын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Шагыйрьнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен татар телендә укыдылар.