Аппаковская сельская библиотека - филиал № 2

«Әйтелмәгән васыять»

Апак авылы китапханәсе Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тулу уңаеннан, «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча әдәби кичә уздырды. Чара башында китапханәче язучының тормыш юлы белән таныштырды. Әмирхан Еники безгә бу әсәре белән кешеләрнең күңелләре тупаслануын, җир йөзендә мәрхәмәтсезлекнең тамыр җибәрүен 1965 нче елда ук искәрткән. Ана хакы, кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу булды. Китапханәдә бу чарага «Әйтелмәгән васыять» дип исемләнгән китап кургәзмәсе оештырылды һәм шуна күзәтү ясалды.