Аппаковская сельская библиотека - филиал № 2

«Исеме калды данга кумелеп»

Татар халкының батыр сугышчысы һәм каһарманы, танылган патриот- шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Апак авылы китапханәсендә шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган «Исеме калды данга кумелеп» дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Китап укучылар Ф. Кәримнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы турында мәгълүмат алдылар. Ф. Кәримнең кайнар патриотик хисләр белән иҗат ителгән «Ант», «Ватаным өчен», «Кайтыр әткәң», «Кайгы» шигырьләрен укыдылар. Бөек Ватан сугышы елларында иң көчле, иң үтемле әсәрләр иҗат итеп, зур батырлыклар күрсәткән шагыйрьнең әсәрләре яшь буыннарның күңелендә туган иленә олы мәхәббәт тәрбияли. Чара ахырында «Исеме калды данга кумелеп» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.