Аппаковская сельская библиотека - филиал № 2

Кичә «Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр»

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шул уңайдан, Апак авылы китапханәсендә «И туган тел, и матур тел» дигән кичә узды. Китапханәче  китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Шулай ук  татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды.

 Соңыннан Габдулла Тукайның «Туган тел», «Туган авыл» шигырьлэрен укыдылар.

 Татар халык мәкале: «Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр», – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.