Старокамкинская сельская библиотека - филиал № 19

Ткай

26 апрель бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Иске Камка авыл китапханәсендә "Милләтемнең кояшы син , и моңлы,нурлы Тукай" дип исемләнгән кичә узды. Китапханәче укучыларны Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Укучылар Г. Тукайның шигырьләрен күңелдән сөйләделәр. Бәйрәмебезне Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамладык.