“ Һәр китап укучыга- Георгий тасмасы”

"Георгий тасмасы"акциясе – Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезне аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.

Карга авыл китапханәсендә “ Һәр китап укучыга- Георгий тасмасы” патриотик акциясе үткәрелде. Бу көндә китапханәгә килүчеләргә ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы буларак георгий тасмасы тапшырылды.  Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда фронтовик сугышчыларга хөрмәт һәм рәхмәт билгесе буларак уздырыла торган әлеге масштаблы акциядә катнаша алуыбызга  без бик шат.