Галәм киңлекләрендә"

12 нче апрель, Карга авыл китапханәсендә Космонавтика көне уңаеннан 7 нче сыйныф укучылары белән " Галәм киңлекләрендә" дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде .
Укучылар космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар. Борынгы кешеләрнең дөнья төзелеше турындагы күзаллаулары белән бәйле кызыклы мифлар һәм легендаларны белделәр. " Космоска сәяхәт" дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды, шулай ук беренче космонавт Юрий Гагарин, йолдызлар, планеталар турында күп кызыклы мәгълүматлар алдылар.