"Наркомания һәм җәмгыять"

Карга авыл китапханәсендә "Наркомания һәм җәмгыять" дип аталган тематик чара узды. Наркомания ул замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Яшьләр арасында наркотиклар куллану аеруча зарарлы җәмгыятьнең бүгенгесе дә, киләчәге дә зарарлана.Укучылар белән тормышта очраган төрле куркыныч хәлләрдән чыгу юллары, начар юлга басмау кебек мөһим әйберләр турында сөйләшкәннән соң "Кирәкле саннар", "Наркотикларның зыяны турында ни беләсез", "Тәвәккәл бул!" "Сайлап алу мөмкинлеге" дип аталган биремнәр өстендә көч сынаштык. Чара барышында укучылар кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлар белән таныштылар. Спорт турында табышмаклар чиштек. Күргәзмәгә күзәтү ясадык.