Без терроризмга каршы

Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. Шул уңайдан, Карга авыл китапханәсендә балалар өчен " Без терроризмга каршы" дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты укучыларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. Терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышынды.