900 көн батырлык

1944 елның 27 нче гыйнвары Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бу тарихи датаны искә алып башлангыч сыйныф укучылары белән Карга авыл китапханәсе "900 көн батырлык" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде .Чарада Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы , бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде. Укучылар бомбалар һәм снарядлар астында икмәк өчен чиратта торган , ачлыктан һәм салкыннардан үлгән кечкенә геройларның тормышы турында белделәр.