Мәгълүмат сәгате “Китап – белем чишмәсе”

Балалар  китабы  озак  еллар  буена  киләчәк  буынны  тәрбияләү  чарасы,  тормышта  дөрес  юнәлеш  сайлау  өчен   маяк  булып  тора.  Китап укып  үскән  баланың   күңеле  чиста,  уйлау  сәләте  югары  дәрәҗәдә  була.

“Балалар  китабы  атналыгы” уңаеннан   “ Китап – белем чишмәсе” дип исемләнгән   мәгълүмат сәгате  уздырдык.   Балалар белән китаплар иленә сәяхәт кылдык.  Китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштык. Бөек шәхесләрнең китап турында фикерләрен, мәкальләрен, әйтемнәрен укыдык. Әңгәмәдәшләрем  үзләре  укыган китапларын анализладылар.Бер-берсенә  укырга тәкъдим иттеләр. Димәк, китап безнең тормышыбыздагы гаять кирәкле, мөһим нәрсә икәненә  инандылар. Ул киңәшче дә,  уйландыручы да,дөреслеккә юл күрсәтүче дә.  

Яңа  китаплар  белән  таныштык,    шигырьләр,  әкиятләр кычкырып укыдык. Ошаткан китапларын өйгә укырга  алдылар.Максатыбыз китап турында белемнәрен  тулыландыру, шигъри юллар, мәкальләр аша туган телебезгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү иде.