Алпаровская сельская библиотека - филиал № 1

котлау

Алпар авыл китапханәчесе авыл җирлеге башлыгы һәм Әлки районы башлыгы урынбасары Билалов Рәшит Абрарович  белән берлектә тыл ветераннарында булып кайттылар. Аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр. Ветераннарга котлау открыткалары һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Авыр чорның ачы газапларын татыган өлкәннәребез мондый кадер-хөрмәткә чиксез куанды, күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештерделәр.