Алпаровская сельская библиотека - филиал № 1

«Тәрҗемәче ТатБатл»

Туган тел көне уңаеннан, Алпар авыл китапханәсендә «Тәрҗемәче ТатБатл» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Әлеге чараның максаты, укучыларны туган тел көне белән таныштыру, туган телгә карата кызыксыну тәрбияләү һәм үзебезнең туган телебез белән горурлану. Чара барышында укучылар туган тел, аның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар. Соңыннан ике командага бүленеп, интеллектуаль уен уйнадылар. Чара туган тел җыры белән тәмамланды.