Алпаровская сельская библиотека - филиал № 1

Билгесез Солдат

2014 елның 29 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Россиядә 3 декабрьдә яңа истәлекле дата - Билгесез Солдат көнен билгеләп үтү турында законга кул куйды. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Алпар авылы мәдәният йорты һәм китапханә тарафыннан, мәктәп укучылары өчен әңгәмә үткәрелде. Һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куелды. Китапханәче бу истәлекле датаның тарихы һәм аның әһәмияте турында сөйләде.