Центральная детская библиотека

Яңалык

«И матушка Россия будет помнить нас!»

3 ноябрь көнне Арча район балалар китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «И матушка Россия будет помнить нас!» дип исемләнгән электрон китап күргәзмәсе ачылды.

“Егетләр сугышка китә”

29 октябрьдә Арча район балалар китапханәсендә Советлар Союзы Герое, очучы А. Маресьевның тормышына багышланган “Егетләр сугышка китә” исемле батырлык дәресе узды. Чарада беренче номерлы мәктәпнең 8 А сыйныф укучылары катнашты.

“Әдәплелек иленә сәяхәт”

“Әдәплелек иленә сәяхәт” дип аталган тәрбия дәресенә Арчаның өченче мәктәбеннән 3 сыйныф укучылары чакырылды. Элеге чараның укучыларда сөйләм культурасын, кешелеклелек, шәфкатьлелек, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү һәм Риза Фәхреддин эшләренә таянып, файдалы киңәшләр бирү максатыннан уздырылды.

"Мәдәният дәресе"

21 октябрь көнне мәктәпләрдә мәдәният дәресләре булып узды. 1 -4 нче сыйныф укучыларына “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды. Район балалар китапханәсе мөдире Рәхимбаева А.Г. Арча өченче номерлы мәктәптә узган чарада катнашты.

"Есенинның могҗизалы тормышы"

Данлыклы шагыйрь С. Есенинга 120 ел тулу уңаеннан балалар китапхәнәсенә Арчаның №1 мәктәбенең 7 “Б”һәм 7 “В”сыйныф укучылары чакырылды.

"Хайваннар дөньясында"

Укучылар кыскача бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Алга таба алар үзләренең яраткан йорт хайваннары турында сөйләделәр.Алып баручы җир йөзеннән юкка чыккан хайваннар турында бик тә кызыклы һәм файдалы мәгълүмәтләр җиткерде. Мероприятия ахырында аларны кызыклы викторина һәм мультфильм көтә иде.

"Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!”

Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән "Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!” исемле тәрбия сәгатедә 3нче номерлы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары катнашты.Бу чара балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган иде.

"Намусыңны акчага алыштырма"

29 сентябрьдә Арча балалар китапханәсендә «Намусыңны акчага алыштырма»дигән исем астында аралашу сәгате булып узды. Мероприятиядә Арчаның 1 номерлы урта мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучылары катнашты. Аралашу барышында балалар акчаның кеше тормышында нинди урын алып торуын ачыкладылар.

"Корней бабай әкиятләре"

23 сентябрь көнне китапханәгә Арча шәһәренең 10 балалар бакчасының мәктәпкәчә хәзерлек төркеме килде. Алып баручы аларга Корней Чуковскийның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Шулай ук алар язучының әкиятләре буенча төзелгән викторинада катнаштылар.