Центральная библиотека

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" районкүләм бәйгесенең соңгысы Яңа Кырлай җирлегендә узды. Анда Иске Кишет, Яңа Кишет, Кышкар, Югары Бирәзә, Яңа Кырлай, Чиканас авыл китапханәләренең иң актив китап укучы гаиләләре көч сынашты.
Бәйгегә шулкадәр зур әзерлек белән килгән гаиләләргә сокландык. Китапны хөрмәт иткән, китапсыз бер генә көн дә яши алмаган өлкән буын вәкилләренең чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладык. Гомүмән, бүгенге катнашучы гаиләләрнен барысы да йортларында ике, өч буын вәкилләре аңлашып, бергә бергә яшәүчеләр. Ни куаныч, олы тормыш юлы үткән, зур тәҗрибә туплаган өлкәннәрнең тырыш, булдыклы дәвамчылары үсеп килә. Һәр гаиләнең яшьләргә әйтер төпле сүзе, акыллы фикере бар.
Бүгенге бәйгедә Габдулла Тукай иҗатына аерым басым ясалган иде. Аның иҗатын яратучы, аның шигырьләрен сөйләүче гаиләләр күп булуы безне аеруча сөендерде. Г. Тукайнын туган көне алдыннан Яңа Кырлай авылында башкача булырга мөмкин дә түгелдер. Бүгенге бәйгедә барлык гаиләләр дә җиңүче булды.
💫"Тарихлы гаилә" номинациясендә Югары Бирәзә авылыннан Исламовлар, Иске Кишет авылыннан Вәлитовлар гаиләләре;
💫"Иҗади гаилә" номинациясендә Чиканас авылыннан Сафиуллиннар, Яңа Кишет авылыннан Галиуллиннар гаиләләре;
💫"Китаплы гаилә" номинациясендә Кышкар авылыннан Мәҗитовлар гаиләсе;
💫"Гыйлемле гаилә" номинациясендә Яңа Кырлай авылыннан Галимҗановлар гаиләләре җиңү яулады.
Бәйгедәге чыгышларны тыңлап елмайдык та, уйландык та, яшьлек чорларына кайтып килгәндәй булдык. Катнашучылар үзләренең гаиләләренең истәлекләре, тарихлары белән уртаклаштылар. Авыл җирлекләрендә тулы тормышлы, китап сөюче гаиләләрнең барлыга куанып, китапханәчеләребезнең башкарган зур хезмәтенә горурланып утырдык.
Рәхмәт сезгә китапханәчеләр, катнашкан гаиләләр шулкадәр матур чара оештырганыгыз өчен. Иҗат уңышлары теләп калабыз һәммәгезгә дә.