Центральная библиотека

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" районкүләм бәйгесенең чираттагысы Апаз җирлегендә узды. Анда Апаз, Хәсәншәих, Пөшәнгәр, Шекә, Шушмабаш, Носы авыл китапханәләренең иң актив китап укучы гаиләләре катнашты.
Гаиләләрнең бөтен тырышлыкларын куеп, җиңүне максат итеп чыгыш ясаулары куандыра. Һәр гаилә аерым мактауга лаек. Китап белән дус булып, барлык гаиләләре белән укырга вакыт табучылар яши икән бу якларда.
- Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була, ә тәрбиянең иң үтемле алымы үзең үрнәк күрсәтү, - диләр бәйгедә катнашучы гаиләләр. Шуңа да бу гаиләләрдә китап кадерле дус, киңәшче.
Гаиләләрдә ерак әби-бабайлардан амәнәт булып калган Коръән китабы кадерләп саклана, ул буыннан буынга тапшырыла.
Гаиләләр бәйге шулкадәр көчле итеп әзерләнгәннәр, аларның хәтта җиңүчеләрне билгеләү дә авыр булды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча
- "Тарихлы гаилә" номинациясендә Апаз авылыннан Вәлиевлар гаиләсе;
- "Иҗади гаилә" номинациясендә Носы авылыннан Әхмәтовлар, Шушмабаш авылыннан Абдуллиннар гаиләләре;
- "Китаплы гаилә" номинациясендә Хәсәншәех авылыннан Сәгыйтҗановлар гаиләсе;
- "Гыйлемле гаилә” номинациясендә Шекә авылыннан Хәбибрахмановлар, Пешәнгер авылыннан Шавалиевлар гаиләләре җиңү яулады.
Китапханәчеләребезгә, катнашкан гаиләләребезгә, бигрәк тә бәйге карарга килгән, гаиләләр өчен көч биреп торучы авыл халкына рәхмәтебезне җиткерәбез.