Центральная библиотека

“Сәнгать һәм экология”

Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре Арча балалар сәнгать мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары өчен “Сәнгать һәм экология” исемле фикер алышу элементлары белән эко-вернисаж үткәрделәр.

Алып баручы рәссамнар картиналары турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Эко-вернисаж өч өлештән торды. Беренче өлеше сәнгать темасына багышланган иде. Анда балалар терминнар белән таныштылар, викторинада катнаштылар, рәсем буенча видеоматериаллар карадылар.

Сәнгать темасы акрын гына экология темасына күчте. Китапханәче чараның икенче өлешендә балаларга табигатьнең сәнгать белән үзара бәйләнеше, экологик проблемалар турында сөйләде, “Урман - безнең йорт” исемле мультфильм күрсәтте.

Очрашуның өченче өлеше фикер алышу формасында узды. Балалар сорауларга җавап бирделәр, экология темасына эскизлар ясадылар, шәһәребезне төзекләндерү буенча үз идеяләре белән уртаклаштылар, төрле шәһәрләрнең җиһазландырылган территорияләренең кызыклы вариантлары белән таныштылар.

Чара азагында китапханәче укучыларга уңышлар, яңа иҗади казанышлар, илһам һәм куелган максатларны гамәлгә ашыру чыганакларын теләде.