Центральная библиотека

"Дәүләтчелек һәм халык хакимияте нигезләре"

21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Арчаның 2 нче номерлы урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары белән Арча шәһәре Башкарма комитетында очрашу оештырды. Чара түгәрәк өстәл элементлары белән экскурсия формасында узды. Китапханәче теоретик ролендә чыгыш ясады һәм балаларны җирле үзидарәнең барлыкка килү тарихи фактлары белән таныштырды. Башкарма комитет җитәкчесе Р.Ф. Касимов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Х. Нигъмәтҗанова үз чыгышларында шәһәребезнең җирле үзидарә эшчәнлеген аңлаттылар.

Түгәрәк өстәл артында җирле үзидарәнең нәрсә икәнен һәм аның дәүләт хакимиятеннән нәрсә белән аерылуын, шулай ук башкарма комитет тәҗрибәсеннән проблемалы ситуацияләр ачыкланды. Чараның икенче өлешендә укучылар практик эштә катнашып, төрле биремнәрне чишү өстендә эшләде.