Центральная библиотека

“Иҗат өчен илһам кирәк!”

Бүген  китапханәбез “Гомуми үсеш бирү төрендәге Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасы” белән берлектә “Иҗат өчен илһам кирәк!” дип исемләнгән бик матур әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичә Наласа авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгьзасы, балалар  һәм өлкәннәр өчен  язылган “Бәхетләрне язмыш кисмәсен”, ”Ак тәлинкә, сары май”, ”Кәнфит тавы”, ”Кара квадрат” китаплары авторы  Гөлчирә Мәхмүт кызы Нәҗметдинованың 65 яшьлек туган көне хөрмәтенә оештырылды.

Уздырылган чарага шагыйрәнең иҗатташ дуслары “Каурый каләм әгьзалары”, хезмәттәшләре, туганнары килгән иде. Бәйрәм кичәсе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең музыкаль сәламләве белән башланып китте.

Балалар һәм тәрбиячеләр Гөлчирә Мәхмүт кызының  шигырьләрен яттан сөйләделәр. Арчаның балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Зилә Камил кызы җитәкчелегендәге балалар ансамбле Г. Нәҗметдинова сүзләренә язылган “Укытучыма”, ”Бәрәңге“ җырларын башкардылар. Үзе гади, үзе тыйнак, шул ук вакытта бик киң кырлы шәхес исеменә бүгенге кичәдә бик матур сүзләр әйтелде, истәлекләр яңартылды, изге теләкләр юлланды. Киң күңелле, чәчәкләргә гашыйк, табигатьне яраткан шагыйрәбезне чәчәкләргә күмделәр, иҗатында  бары тик уңышлар теләделәр.

Әле кайчан гына япь-яшь идек,

Бик тиз үтә гомер еллары.

Яшен чаткысыдай – бары мизгел-гомер,

Бер тузан бит шунда син бары.

Үкенмәслек итеп яшәдек без,

Тузан түгел, булдык без көмеш!

Әдәп-иман белән гомер иттек,

Керттек без дә шуңа бер өлеш.

- дип язды Гөлчирә ханым үзенең “Кара квадрат” китабына кертелгән “Очрашуда” шигырендә. Әйе, гомер бик тиз уза. Тик менә шушы узган гомер юлларыңда синең олы хөрмәткә ия эшләрең калу, сине үз иткән, яраткан, рәхәтләнеп күңел серләреңне сөйләрлек дусларың, хезмәттәшләрең булу гомернең бәхетле булуын билгели. Гөлчирә апаның гомере заяга узмаган, балалар, өлкәннәр яраткан матур шигырьләре, хикәяләре, юморескалары күпләргә таныш.

Без дә Гөлчирә Мәхмүт кызы Нәҗметдиновага иң изге теләкләребезне юллыйбыз: ныклы тазалык, гаилә бәхете, мул тормыш, иҗат уңышлары телибез. Һәрвакыт изгелек юлында  уңышлы хезмәт итәргә, кешеләрнең рәхмәтләренә ирешеп, балкып яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.

Бүгенге чараны уздыруда теләктәшлек күрсәтеп, китапханә белән хезмәттәш булулары өчен бакча коллективына олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Авыр, мактаулы эшләрендә зур уңышлар, яңа биелекләргә ирешүләрен телибез. Бу хезмәттәшлек дәвамлы булса иде!

Бәйрәм кичәсе Зәринә Никитина башкаруында матур җыр дулкыннарында тәмам булды. Ә күңелдә канәгатьлек, җылы хисләр калды.