Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Китапчык- серле янчык!

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында китапханәдә башлангыч мәктәп яшендәге укучылар өчен күңелле һәм танып белү әдәби сәяхәте- библиофреш үткәрелде. Әлеге чара викториналарга, конкурсларга, сәяхәтләргә, искиткеч китаплар белән очрашуларга бай булды. Тәкъдим ителгән  презентация аркылы балалар «китап исемнәре»нең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Бәйрәмдә катнашучылар арасында «Дөрес- дөрес түгел» викторинасы уздырылды һәм «Бөекләр һәм данлыклылар», «Төшеп калган хәрефләрне тап» конкурсларында актив катнаштылар. «Игътибарлы укучы» конкурсы укылган өзекне фаразлаудан гыйбарәт: әсәрне генә түгел, ә аның авторының исемен дә әйтергә кирәк иде. Аннары балалар китаплар турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Балалар өчен «Китап безгә үз дөньясын бүләк итә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда заманча авторларның яңа әсәрләре тәкъдим ителде. Китап бәйрәмендә катнашучылар үзләренең иҗади һәм шәхси сәләтләрен күрсәттеләр, китап дөньясына кушылдылар, яраткан һәм яңа геройлар белән очраштылар