Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Язны сәламли кошлар!"

Илебездә 1906 нчы елдан башлап Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, китапханәдә "Язны сәламли кошлар!" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Әлеге чара барышында китапханәче балаларга кошларның файдасы, аларны саклау кагыйдәләре турында белешмә бирде. Шулай ук  кошлар турында мәкаль һәм әйтемнәр искә төшерелде, табышмакларга җавап алынды. Балаларга кошлар исемнәре язылган карточкалар өләшенде һәм алар әлеге карточкаларны кышлаучы һәм күчмә кошларга бүлделәр. Барлык балалар да  викторинада актив катнаштылар.