Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын, эче тулы нур булсын!

Нәүрүз- төрки халыклар бәйрәме. Ул ел саен 21 нче март көнне үткәрелә. Бәйрәм быел башлангыч мәктәп  укытучылары белән берлектә мәктәп ишегалдында үтте. Беренче өлештә китапханәче Нәүрүз бәйрәменең тарихы, үткәрелү тәртибе турында кыскача белешмә бирде. Әлеге чараның икенче өлешендә бәйрәмебез кунаклары Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә балаларга   төрле хәрәкәтле уеннар уйнаттылар,  кызыклы биремнәр бирделәр,  табышмаклар әйттеләр. Барлык балаларга да Нәүрүз күчтәнәче өләштеләр. Бәйрәм Кыш бабай  һәм Нәүрүзбикәнең Нәүрүз бәйрәменә багышланган  матур шигырь юлларын сөйләве белән тәмамланды.