Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Чигелгән сөлге- күңел көзгесе, яулык- сөю билгесе!

Чигү-иң яраткан һәм киң таралган һөнәрчелек төрләренең берсе. 27 февраль көнне китапханәдә Пушкин картасы кысаларында яшүсмерләр өчен фольклор кичәсе үткәрелде. Әлеге чарага китапханә залында «Сөлге чигәм асыл җепләр белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Чара барышында китапханәче балаларга сәнгатьнең төп төрләренең берсе – чигүнең барлыкка килү тарихы, татар үрнәкләренең символлары һәм образлары турында сөйләде; рус һәм татар бизәкләре арасындагы аермаларны карадылар. Кичә дәвамында "Күбәлегем", "Наза", "Кәләпүшем, калфагым" татар халык җырлары яңгырады. "Табышмакны чишегез", "Мәкальне дәвам итегез", "Орнаментны белегез" биремнәре үтәлде. Чараның икенче өлешендә милли гореф-гадәтләр һәм традицияләр буенча табышмак-уен уйнатылды. Аннары китапханәче чарада катнашучыларга чигүнең берничә төрен аңлатты һәм чигү буенча мастер-класс күрсәтте. Кызлар игътибар белән һәм кызыксынып тыңладылар, үзләре дә чигеп карадылар.